- өем
- 1. Берәр урынга калку итеп өеп куелган яки калку хасил иткән нәрсә. Тәртипсез рәвештә өелеп яткан нәрсә 2. Берсе өстенә икенчесе күп итеп, тәртип белән өеп куелган нәрсәләр кирпеч өеме 3. Киптерү өчен җиргә утыртылып, өстеннән көлтә белән каплап куелган берничә көлтә 4. Төркем, кешеләр төркеме. ӨЕМ БОЛЫТЛАР – Түгәрәк-түгәрәк, катлы-катлы ак болытлар
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.